Гранат кабыгын дару урынына кулланырга мөмкин
Төрледән-төрле

Гранат кабыгын дару урынына кулланырга мөмкин

Гранат ашагач, кабыгын чүпкә чыгармагыз, киптереп куегыз, чөнки гранат кабыгын дару урынына кулланырга мөмкин.

  • Теш сызлаганда, тамак авыртканда гранат кабыгыннан ясалган төнәтмә бик файдалы. Бер аш калагы вакланган гранат кабыгына бер стакан кайнар су салып, 15 минут төнәтергә кирәк. Аннары катнашманы ярты сәгать термоста тотып, сөзеп, суынгач, тамак тешне чайкатырга кирәк.
  • Салкын тигәндә , бөер авырулары булганда әлеге төнәтмәне эчәргә дә була.
  • Эч китүдән ярдәм итә. Аның кабыгын киптереп төяргә һәм ашаганнан соң бер чеметем кабарга. Балаларга яртылаш су кушылган согын бирергә кирәк.

Нет комментариев