Катламлы салат
Төрледән-төрле

Катламлы салат

Бәйрәм табынына тәмле салат.

Ике кисәк тавык итен кәстрүлдәге салкын суга салып, ярты сәгать кайнатабыз, турыйбыз. 3-4 бәрәңгене кабыклы килеш пешереп, суынгач әрчибез һәм эре тишекле кыргыч аша чыгарабыз. 3 пешкән күкәйне 100 грамм сырны кыргычта уабыз. Бер башлы суганна ярым боҗра итеп турыйбыз. 2-3 кыярны вак шакмаклап турыйбыз.

Сай салат савытына яшелчәне, катлам-катлам итеп, түбәндәге тәртиптә салабыз: бәрәңге, суган, итнең яртысы, кыяр, калган ит, сыр, күкәй. Һәр катламга аз гына тоз, борыч сибеп, майонез сылыйбыз. Ананас түгәрәкләре һәм әстерхан чикләвеге белән бизибез.

Фото: нейросеть


Нет комментариев