Төрледән-төрле

Гөлләрдә вак чебенне бетерү ысулы

Гөлләрдә вак чебен чыгып азапласа, әлеге ысулны кулланып карагыз.

Сциарида — озынборынның бер төре, әмма кеше, йорт хайваннары өчен зарарлы түгел, тешләми, кан эчми. Тик үсемлекне һәлак итә ала. Сциаридалар — гөмбәле авыру күчерүчеләр. Алар туфрактан чыга. Шуңа гөл, үсенте туфрагын тиешенчә эшкәртергә яки кыздырырга кирәк.

Бу чебеннәрне озынборыннарга каршы кулланыла торган фумигатор ярдәмендә бетерә аласыз. Беренче көнне үк очучы бөҗәкләр юкка чыга, әмма, эшне бер атна дәвам итәргә кирәк. Йомыркадан чыккан корткыч бөҗәкләргә каршы да көрәшәсе була.

Фумигаторлар кешегә дә, үсемлекләргә дә зыян салмый.

Файдалы киңәшләр


Нет комментариев