Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Февраль аенда нәрсә чәчәргә?

Мул уңыш алу өчен кайбер яшелчәләрне февраль аенда ук чәчәргә киңәш итәләр.

Февраль — бакчада һәм, шулай ук, өйдә үсә торган чәчәкләрне, гөлләрне утырту өчен дә әйбәт. Мәсәлән, хәзерге вакытта бакчачылар яратып үстерә торган петуния орлыгын февраль азагында, март башында чәчәләр. Гибрид сортлысын сайласагыз, анысы салкынга да, эссегә дә чыдамлы. Май урталарында аны бакчага күчереп утыртырга да була.

Төп кагыйдә – февраль аенда бары вегетация чоры бик озын һәм орлыклары озак тишелә торган культураларны гына чәчәләр. Нәкъ менә шуңа күрә чәчәр алдыннан һәр үсентенең характеристикасын өйрәнергә кирәк. Орлыкларның тишелү вакытын белү мөһим. Чәчү вакытын дөрес сайлау өчен, гадәттә, үсентеләрне ачык грунтка яки теплицага күчереп утырту көннәрен исәплиләр. Шуны билгеләгәннән соң, көннәрне кирегә таба санарга кирәк (онытмагыз, шытымнар чыгу өчен берничә көн, атна өстәргә кирәк).

Кышның соңгы аенда баклажан, помидор орлыклары чәчәргә була. Февраль азагы, март башы — бакча җиләге орлыгын чәчү өчен дә әйбәт вакыт, әмма ул шактый мәшәкатьле эш.

Баклажанны февраль урталарыннан башлап ай азагына кадәр чәчәләр. Май азагында —теплицага, ә июнь аенда, кыраулар төшми башлагач, бакчага күчереп утыртырга ярый. 

Уртача һәм соң өлгерә торган помидор орлыгын февраль азагында чәчәләр. 

Тишелеп чыгып, ике ай үскәннән соң бакчага күчерү өчен, кәбестә орлыгын да февраль азагында чәчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев