Файдалы киңәшләр
Әлеге киңәшләрнең кирәге чыкмый калмас, саклап куегыз.
- Салатка дигән бәрәңгене иң ахырдан гына турарга кирәк, чөнки ул башка яшелчәләргә караганда тизрәк бозыла.
- Банан, кивины суыткычка куймагыз. Алар бүлмә температурасында торырга тиеш.
- Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз — ул сыйфатын югалтмаячак.
- Ачылган томат пастасын, аның капкачына әз генә коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.
- Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып «терелтергә» була.
- Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
- Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев