Файдалы киңәшләр
Сезгә көндәлек тормышта ярдәм итәрлек берничә файдалы киңәш.
Лавр яфрагын өйдә яндырсагыз, үзегезне яхшырак хис итәчәксез, йокысызлык, борчулар, арыганлык бетәчәк, өйдәге начар исләр, дымлылык юкка чыгачак, салкын тиюләрдән котылачаксыз.
Иртәләрен кайнар су эчсәгез, организмны тәмам уяначак һәм эчәкләр эшләп китәчәк. Бер стакан су эчкәннән соң метаболизм 30 % ка тизләшә, тәндәге май катламнары яна, бу кан әйләнеше яхшыруга китерә, шулай ук зарарлы токсиннар чыга.
Карабодайның файдасы гаҗәп күптөрле: кан әйләнешен, матдәләр алмашын, эчәкләрнең микрофлорасын яхшырта, аңарда глютен юк, ябыгырга булыша, гипертониядән саклый, 100 гр пешкән карабодайда нибары 120 ккалорий бар.
Инжир сөякләрнең сәламәтлеге турында кайгырта. Инжир сөякләргә файдалы булган минераллар, шул исәптән кальций, магний һәм фосфор чыганагы булып тора. Ул сөякләрдә кальцийны тотып тора һәм остеопороз куркынычын киметә.
Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.
Аяк киеменең исен бетерер өчен төнгә 2-3 төймә активлаштырылган күмер куярга яки тоз сибәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев