Эремчекле бананлы десерт
Төрледән-төрле

Эремчекле бананлы десерт

Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп булачак.

Кирәк булачак (2 порция өчен): йомшак эремчек — 200 грамм, натураль йогурт — 100 грамм, бал — 1 аш калагы, банан — 2 штук, шоколад

1,5 бананны кисәкләргә бүлгәлибез һәм йогурт, эремчек белән бергә бер савытта болгатабыз. Бөтенесен бергә блендер белән болгатабыз. Болгатуны дәвам итеп, бал салырга кирәк була. Нәтиҗәдә, куе крем барлыкка килергә тиеш. Десертны стаканнарга салабыз. Ара-тирә түгәрәк итеп туралган бананнарны салып җибәрәбез. Десерт өстенә угычтан уылган шоколад сибәбез, яки үзегез теләгән җиләк-җимеш белән бизибез дә бетте!

Фото: «Туганайлар»

 

 


Нет комментариев