Җиңел һәм тиз әзерләнә.
Камыр өчен кирәк булачак: 1 стакан эремчек, 2-3 күкәй, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, аз гына чәй содасы, 1 стакан чамасы он.
Эремчеккә йомырка, шикәр комы, тоз һәм чәй содасы салып болгатырга, он өстәргә. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә.
Сыек майда йөздереп пешерергә. Пешкән шарчыкларны кокос валчыгында тәгәрәтеп алырга була.
Нет комментариев