Төрледән-төрле

Дымлы сөлгенең зыяны

Дымлы (влажные салфетки - рус.) сөлге, күпләр уйлавынча, сәламәтлеккә зыянсыз түгел. Аның составында химик элементлар җитәрлек.

Салфеткаларның структурасын, дымлылыгын саклау өчен җитештерүчеләр төрле матдәләр куллана.

Мисал өчен, метилизотиазолинон (эремәдә бактерияләр һәм гөмбәләр кермәсен өчен кулланалар) — аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә балаларда һәм сизгер тиреле пациентлар өчен зарарлы. Феноксиэтанол - аллергия һәм тире белән җитди проблемалар, экзема барлыкка китерүе бар.

Триклозан - эндокрин системага начар йогынты ясый, табигый антибактериаль барьерны җимерә.

Парабеннар - көчле аллергия реакциясе, гормональ тайпылышлар чыгаруы бар.

Шәһри Казан


Нет комментариев