Чүлмәктә пешкән кабаклы рагу
Төрледән-төрле

Чүлмәктә пешкән кабаклы рагу

Чүлмәктә пешкән кабаклы рагу искиткеч тәмле булып пешә.

Кирәк булачак: кечкенә генә 1 кабак, 400 г чамасы каз яки үрдәк ите (эче-башы белән бергә тә әйбәт), уртача зурлыкта 5–6 бәрәңге, 1 кишер, 1 баш суган, 1 татлы борыч, 1–2 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, борыч, лавр яфрагы.

Итне уртача кисәкләргә шакмаклап турап, майда бераз кыздырабыз. Шуңа кабак, суган, кишер, бәрәңге, татлы борыч, сарымсакны шакмаклап турап салабыз. Лавр яфрагы, борыч, тоз, бер стакан чамасы су өстәп, бераз пешереп алабыз. Аннан барысын бергә чүлмәккә тутырабыз. Капкачын каплап, 180–200 градуска җылытылган мичкә 1,5 сәгатькә куябыз.

Фото: Нейросеть

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев