Черкиләрдән арынуның 5 ысулы
Черкиләрдән химия кулланмыйча да котылу ысуллары бар.
1. Камфара һәм «валерьянка» пары. 100 грамм камфара яисә «валерьянка»ны (валериан тамыры төнәтмәсе) ут өстендә тотып парга әйләндерсәгез, зур бүлмәдәге черкиләр дә тиз арада юкка чыгар.
2. Шомырт һәм миләш яфраклары. Кара шомырт яисә миләш яфракларын бераз изгәләп, тәннең ачык өлешләренә сөртсәгез, черкиләр сезгә якын да килмәячәк.
3. Эфир майлары — табигый сакчылар. Канәфер (гвоздика), базилик, әнис (анис) һәм эвкалипт эфир майлары черкиләр өчен куркыныч. Аларны куллануның берничә юлы бар: бер стакан суга 5-10 тамчы тамызып, тәнегезгә сөртегез; майны каминга, учакка яисә кызган табага тамызыгыз; мамыкка тамызып, тәрәзә төбенә куегыз.
4. Помидор яфрагы. Бакчачылар игътибарына: черкиләр помидор яфрагы исен бөтенләй яратмый. Өйгә берничә үсенте яисә яфрак кую да җитә.
5. Лимон һәм канәфер. Иң эстетик һәм хуш исле ысул: лимон телемнәренә канәфер (гвоздика) орлыкларын кадап, тәрәзә төпләренә яисә бүлмәдәге төрле урыннарга куегыз. Бөҗәкләр бу хуш истән качачак.
Өмет журналы
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев