Чәйне саклауның үз кагыйдәләре бар.
Чәйне пыяла савытта, яктыда сакламагыз. Яктылык чәй яфракларын тарката, әчетә, төссезләндерә, тәмен боза. Пластик савытта сакланганына пластмасс исе сеңә, һава кермәгәч, әчи башларга мөмкин. Чәй ят исләрне тиз сеңдерә, шуңа аны исле әйберләрдән ераграк куегыз.
Чәйне саклау өчен коры, караңгы, салкынча урын яхшырак. Аны караңгы төстәге пыяла, фарфор, металл, фольга савытларда тотарга була.
Полиэтилен пакет, кәгазь каплар яхшы түгел.
Нет комментариев