Балык пешерү буенча киңәшләр
Балык тәмле булып пешсен дисәң, кайбер серләрне белергә кирәк.
Кыздырган чакта балык исе чыкмасын өчен, табага берничә кисәк чи бәрәңге салырга кирәк.
Балыкны пешерергә кызу духовкага тыгалар.
Балыкны сөткә салып торып, аннан онда әвәләп кыздырсаң бик тәмле була.
Диңгез балыгының үзенчәлекле исен бетерү өчен аш серкәсе яки лимон согы кулланыгыз.
Балыкны кыздырганда изелеп бетмәсен өчен, пешерергә 15 минут кала, өстенә тоз сибегез.
Балык кыздырыласы майга тоз сипсәгез, ул кетердәп торачак.
Сельдь балыгы тозлы булса, аны чәй яки сөттә тотып торыгыз.
Диңгез балыгына, пешерергә 30-40 минут кала, шикәр комы сипсәгез, ул йомшаграк була.
Минога, корбан (лещ), карп балыгыннан шулпа пешерергә киңәш итмиләр, югыйсә андый шулпа ачы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев