Бал корты чакса нишләргә?
Бал корты чакса, шөпшә тешләсә беренче ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр.
- Белгечләр умарта корты һөҗүм иткәндә, чәбәләнмәскә, селкенмичә басып торырга кирәк, диләр. Артык ачык, чәчәкле кием дә аларны кызыктыра икән. Ә иң мөһиме — дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтү.
- Умарта кортлары яисә шөпшә, күче белән ябырылып, күз-авыз тирәләрен чакса, кеше шешенеп, сулыш алу кыенлашырга мөмкин. Бу очракта бертуктаусыз салкын су эчү яисә боз суыру коткарачак.
- Әгәр бал корты чакса, тешләгән урыныннан угын тартып чыгару кирәк. Чөнки аннан беркадәр вакыт агу бүленеп чыгу дәвам итәчәк.
- Шөпшә, билгеле булганча, угын калдырмый һәм берничә тапкыр тешләргә мөмкин. Ике очракта да яраны спирт белән юып, тешләгән урынга боз кую кирәк. Ул авыртуны баса һәм шешенеп китүдән саклый. Спирт урынына бака яфрагы яисә суган согы, уксус, лимон согы кулланырга була.
- Шулай ук реакцияләр булмасын өчен, антигистамин препаратлар эчәргә кирәк. Иң яхшысы — тиз арада табибка күренү.
Яшел Үзән
Фото: «Туганайлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев