Бакчачыларга киңәшләр: кайда нәрсә утыртырга?
Төрледән-төрле

Бакчачыларга киңәшләр: кайда нәрсә утыртырга?

Тиздән бакчага җиләк-җимеш утырта башлыйбыз. Аларны утыртканда берничә киңәшне истә тотыгыз.

  • Кәбестә, күршесендә сельдерей үскәндә, җир борчасыннан зарарланмый. Укроп аны күбәләк корты һәм гөбләдән саклый, ромашка һәм бөтнек күбәләкләрне куа.
  • Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә. Җиләкнең төп дошманы – лайлач әкәм-төкәмне куу өчен, рәт араларына петрушка чәчегез.
  • Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була. Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый.
  • Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак.
  • Кыярны укроп түтәле янына утыртыгыз. Ул аны вакытыннан алда саргаю һәм кәкрәеп үсүдән саклый.
  • Укропны кояш төшә торган җиргә чәчәләр. Күләгәдә аның хуш исе кими.
  • Суган белән кишерне бер түтәлгә утыртыгыз. Алар бер-берләрен корткычлардан саклый. 

    Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев