Төрледән-төрле

Алма белән кәбестә тозлау ысулы

Тозлау өчен ак төстә, яшел яфраклары булмаган, хәтта ярылган булса да әйбәт кәбестәне сайлагыз. Кәбестә соң өлгерә торган сортлы булырга тиеш.

Кирәк булачак: 3 килограмм кәбестә, 1 зур кишер, 3 яшел алма, 3 аш калагы тоз.

Кәбестәне озынча итеп турагыз, алма һәм кишерне эре угыч аша чыгарыгыз. Тоз сибегез. Әгәр дә алма тәме килеп торсын дисәгез, алманы телемләп кисәргә мөмкин. Яхшылап бутагыз, кулыгыз белән изегез. Кәбестәнең согы чыгарга тиеш. Аннан соң банкага тутырып, 40 сәгатькә бүлмә температурасында калдырырыгыз.

Кәбестәне ак төстә булсын өчен банкага агач таякчыклар куеп калдырыгыз. Болай эшләгәндә, газлар чыга һәм кәбестә төсе үзгәрми.

40 сәгать узганнан соң кәбестәне суыткычка куегыз. 2-3 сәгатьтән соң исә ашарга мөмкин булачак.

Йорт.Бакча.Киңәшләр.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев