Нина Фадеева: «Оныкларымны «шөкер» дип әйтергә өйрәтәм»
IV керәшенчә марафонда катнашучы Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән авылыннан Нина Фадеева үз гаиләсе турында язды.
Бала доньяга бәхет өчен туа. Ә кеше, бәхете бала чакта, анын тирәсендәге якын кешеләренә бик бәйле...Әнә идәндә алтынчы оныгыбыз үрмәли... Юлында тәти очраса да, үзенен берәр үнәрен күрсәтсә дә, ана төбәлгән күзләргә карый... Бала ник күзгә карый? Ул күзләр аша безнен күнелне, ана булган җылылыкны, якынлыкны, кисәтүле карашны, — барысын тоя. Һәм... бәхетле елмая!!! Моннан да бәхетлерәк ни бар?!

Һәркемгә үзенен гаиләсе якын. Нинди генә булса да. Ә менә баланын киләчәк язмышы, тормышы, анын нинди шәхес булып формалашып җитүе әти-әнидән, әби-бабайдан, якыннардан тора. Һәм киресенчә! Өлкәннәрнен бәхетле картлыгы да шушы сабыйлар, балалар, оныклар кулында.
Минем әнием безгә бала вакытта еш кына: «Балалар кечкенә чакта барысы да яхшы. Тик әти-әнинен кем икәне, балаларынын нинди булуы алар үскәч күренә. Менә шул вакытта я башынны түбән ияргә мәҗбүр буласын, я югары күтәреп яшисен», — дия иде. Олыларыбыз бик хаклы сүзләр әйткән. Еллар барган саен алар тәҗрибәсен, фикерен ешрак искә төшерәбез, мәгьнәләрен тирәнрәк анлыйбыз.

Шул ук вакытта без балаларга һәряктан үрнәк булуыбызны да онытмаска тиешбез. Баланы тәрбияләгәндә бер генә үзгәрешне дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Тагын әниемне искә алыйм. «Нәнәй, хәлен ничек» дип сораганда, ул «шөкер» дия иде. Өлкән яшендә. Менә шул «шөкер»нен дә, мәгьнәсен тирән анлап, хәзер үзем дә еш кабатлыйм. Оныкларымны да шөкер итәргә, шөкер әйтергә өйрәтәм.

Минем олы кызым тормышка чыккач: «Мама, әти-әни янында яшәгәндә, бер борчу да юк икән. Үзен гаилә корып яши башлагач, һәр яна көн ниндидер вак-төякләрдән, борчу-мәшәкатьләрдән тора» — диде. Ул хаклы. Чөнки киләчәге өчен борчыла. Борчыла, димәк яхшы. Бу яклар да шөкер.
Бүген, алты дистәмне җыйганда, һәр яна туган көнемне әнә шул «Шөкер» белән башлыйм. Балаларыма, оныкларыма, якыннарыма, үзебезгә дә исәнлек, саулык, гомер сорыйм. Йоклап киткәндә «Шөкер»ем белән теләкләремне кабат кабатлыйм.

Фотолар Нина Фадееваның ВКонтакте битеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев