Хәтерне яхшырту ысуллары
Еллар үтү белән, хәтер начарланмасын өчен, аны ныгытырга кирәк.
Үз тирәңдә яңа мохит тудырырга кирәк. Әгәр уң кулың белән язсаң, сул кулың белән язып кара. Караңгы бүлмәдә йөреп карарга кирәк. Бу алым хәтерне, игътибарны арттырыр.
Укуга, эшкә барганда, моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрергә кирәк. Баш мие эшчәнлеге дә яхшырыр, гәүдәгез дә сылу булыр.
Гади сорауларга да гадәти булмаган җаваплар кайтарырга тырышыгыз. Бу алым уйлау сәләтен яхшырта.
Кибеткә кергәч, калькулятор кулланмаска тырышыгыз. Хәтердән генә кушу, алу баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Хәтерне яхшырту өчен, белгечләр көн дә кишерне кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә. Ананас согы да хәтерне яхшырта. Чит телләр өйрәнгәндә лимон ашау, әфлисун согын даими куллану ярдәм итә. Авакадо, суган, чикләвек, кәбестә, креветкалар да баш мие эшчәнлеген яхшыртып, хәтерне ныгыта икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев