Төрледән-төрле ни төрле

Тиз пешә торган пицца рецепты

Ул 10 минутта әзер була, камыр басып интегәсе дә юк.

Камыр өчен кирәк булачак: 3 күкәй, 5 аш калагы майонез, 5 аш калагы он, тәменчә тоз.

Эчлек өчен: ит яки колбаса, сыр, помидор, тозлы кыяр, суган, сарымсак, кетчуп.

Сыек камыр әзерләү өчен йомырка, майонез, он һәм тозны кушып, яхшылап болгатабыз һәм массаны тефлон табага салабыз. Кетчупны тамчылап кына бар камыр өст салып чыгабыз.

Яшелчәләрне һәм пешкән итне яки колбасаны турап, камыр өстенә тезеп чыгабыз. Өстенә сыр сибәбез.

«Ялкау» пиццалы табаны сүрән газ өстенә утыртып, капкачын ябабыз да, 10 минут тирәсе пешерәбез. Әзерлеген агач таякчык тыгып тикшерәбез.

Менә пицца әзер дә. Ашыгыз тәмле булсын!


Нет комментариев