Төрледән-төрле ни төрле

Прәннек пешерәбез (рецепт)

Тәмле прәннекне үзегез дә пешерә аласыз.

Кирәк булачак: 0,5 литр катык, 1 чәй калагы чәй содасы, 3 күкәй сарысы, 1,5 чынаяк шикәр комы, 3 аш калагы үсемлек мае, 0,5 чәй калагы тоз, 7 чынаяк чамасы он.

Глазурь өчен: 3 күкәйнең агы, 200 грамм шикәр комы.

Камыр басып, калынрак итеп җәяргә. Түгәрәкләр кисеп, 180 о кызулыктагы духовкада 20-25 минут пешерергә.

Ул пешкән арада глазурь ясарга: күкәйнең агын 200 г шикәр комы кушып, миксер белән куерганчы тугларга.

Кайнар перәннекләргә глазурь салып, кашык белән болгатырга. Аннан пергамент кәгазьгә тезеп, яңадан духовкада бераз киптереп алырга.

Чәйләрегез тәмле булсын.

 

Йорт. Бакча. Рецептлар


Нет комментариев