Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Өйдә язгы кәеф булдыру өчен алты гади киңәш

Яз килә, ә аның белән бергә яңа үзгәрешләр җиле дә килә.

Урамда эссе үк булмаса да, кояш җылырак җылыта. Күңелдә үз йортыңны яңарту һәм аны язгы кәеф белән тутыру теләкләре уяна. Безнең киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Төсмерләр кочагында
Караңгы, драматик «кышкы» төсләрне интерьерда нечкә, җиңел, төсмерләргә алыштырырга вакыт. Бу йокы бүлмәсендә яңа карават, декоратив мендәрләр, урындыкка яз төсләре кергән җәймәләр, якты аксессуарлар булырга мөмкин.
Тәрәзә декоры
Язгы үзгәрешләрне тәрәзәләрдән башласак та була, чөнки нәкъ менә алар өйгә яктылык кертә. Кышкы авыр пәрдәләрне җиңел, балкып торган тукымалар белән алыштырыгыз. Бу мамык, нечкә җитен, тюль яки гади ачык рәсемле пәрдә булса әйбәт.

Язгы чәчәк бәйләмнәре

Язгы яшеллек безне бакчада гына түгел, өйдә дә сөендерә. Урамда салкын булса да, тюльпаннар, нарцисслар, гиацинтлар бүлмәдә яки җылы балконда матур кашполарда үстерелергә мөмкин. Тере чәчәкләр - язның өегезгә килүенең беренче билгесе. Флористлар ясаган матур чәчәк бәйләмнәре һәм чәчәк кәрзиннәре яхшы альтернатива булачак.
Күбрәк яктылык
Яз көне көннәр озынрак, табигый яктылык күбрәк була. Ләкин бүлмәне яктырту өчен кайвакыт өстәмә хәйләләр кирәк булырга мөмкин. Әгәр дә сез тәрәзә каршында яки күрше стенага зур көзге куйсагыз, ул бүлмәне кояш нурлары һәм ялтыравыклар белән тутырып яктылыкны арттырачак.
Язгы савыт-саба
Өстәлгә куелган савы-саба да яз төсен кертүдә мөһим роль уйный. Якты төстәге, чәчәкле кухня приборлары һәм чәчәк савытлары сатып алыгыз. Декор өчен тасма, чәчәк композицияләрен кулланыгыз.
Судагы агач ботаклары
Агачлар-табигатьнең кышкы йокыдан уянуының беренче билгесе. Бу процессны өстәлдәге суга берничә ботак куеп бераз тизләтеп була. Бәрмәнчек, кае, экзотик магнолия яки ачы бадам — болар барысы да язгы чәчәк бәйләме өчен бик яхшы.
Кухня һәм ванна, йокы бүлмәсе турында онытмагыз: яшеллек бөтен җирдә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев