Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Наггетсы әзерлибез

Бала-чага яратып ашый торган наггетсыны өйдә үзеңә әзерләргә дә була.

Наггетсы өчен түбәндәгеләр кирәк: 
— тавыкның түш ите, 
— күкәй — 2 данә;
— кетчуп — 1 аш калагы;
— майонез — 1 аш калагы;
— хмели-сунели (башка тәмләткеч үләннәр дә ярый) — 1 чәй калагы;
— киптерелгән сарымсак;
— тоз;
— көнбагыш мае;
— сохари вагы.

Күкәйне яхшылап туглыйбыз. Майонез һәм кетчуп кушабыз. Тәмләткеч үләннәр, сарымсак, тоз салып, әйбәтләп болгаткач, маринад әзер була.

Тавыкның түш итен юып, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз. Әзер маринадка салып, 30-40 минут тотабыз. Тавык ите кисәкләрен маринадтан алып, сохарида әвәлибез. Табадагы кызган майга салабыз. Саргылт төскә кергәнче кыздырабыз. 

Наггетсыны, кайнар килеш, соус белән ашыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев