Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Мангалдагы паприкалы люля-кебаб

Люля-кебабларны кафеларда гына ашарга димәгән, өйдә үзегез дә әзерли аласыз.

Люля-кебаб пешерү өчен, түбәндәге продуктлар кирәк:

— тавыкның түш ите — 600 грамм;
— күкәй — 1 данә;
— башлы суган — 3 данә;
— каты сыр — 200 грамм;
— болгар борычы — 2 данә.

Шулай ук, тәменчә, тоз, борыч һәм төелгән паприка, тәмләткеч яшел үлән дә кирәк була.

Тавык итен бик вак итеп турыйбыз (иттарткыч аша чыгарырга да була). Суганны да иттарткычтан чыгарып, шул тавык фаршына кушабыз. Сырны да вак кисәкләргә ваклап, фаршка өстибез. Фаршка күкәй сытып салабыз, тоз, борыч, паприка сипкәч, озаклап болгатабыз. Бу әзер фаршны кулга алабыз һәм аны берничә мәртәбә куна тактасына ыргытабыз. Шулай эшләгәндә фарш тыгызланып кала. Суыткычка 30 минутка куеп торабыз. Ул арада агач шпажка-таякларны салкын суга салып тотабыз. 

Борычны орлыкларыннан чистартып, эре итеп турыйбыз. 

Суыткычтан фаршны алып, түгәрәкләр ясыйбыз. Борыч кисәкләре белән фарш түгәрәкләрен чиратлаштырып, шпажкага тезәбез. Мангалдагы кайнар кузда, әйләндерә-әйләндерә, 25-30 минут пешерәбез. Өстенә тәмләткеч үләннәр сибеп табынга бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев