Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кофеның файдасы һәм зыяны: стресстан булыша, ләкин артык күп эчү агрессияга китерә

Белгечләр көненә кофе эчүне 2 чынаяктан арттырмаска киңәш итә.

Файдалы яклары: ⠀

  • Кан йөрешен активлаштыра, кофе эчкәндә, баш мие кислород белән яхшырак тәэмин ителә, нәтиҗәдә, кешенең фикер йөртүе тизләшә;
  • Стресстан булыша. Кофе составында бәхет гормоны — серотонин бар һәм ул эмоциональ арудан саклый;
  • Кофеның чамасын белеп куллану авырулардан саклый (шикәр диабеты, бавыр авырулары, Альцгеймер авыруы, астмадан һ.б.);
  • Үт куыгында ташлар ясалуга киртә була;
  • Табигый кофе ашказаны өчен дә файдалы. Ул ашказаны согы бүленеп чыгуны көйли һәм азыкның яхшы үзләштерелүенә булыша.

Кофеның зыяны да булырга мөмкин:

  • Кофены артык күп эчү нерв системасына начар тәэсир итә, организмда агрессия туа һәм кәефнең начараюына китерә;
  • Гипертония, тахикардия һәм башка йөрәк авырулары вакытында кофе эчү пульсның ешаюына, кан басымының күтәрелүенә китерергә мөмкин;
  • Кофе организмнан В6, В1, кальций һәм башка микроэлементлар юдыртып чыгу сәләте бар. Әлеге эффектны киметү өчен, аны сөт белән эчү киңәш ителә.
  • Күп куллану физик бәйлелеккә китерергә мөмкин һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев