Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Иммунитетны ныгыту өчен нинди эчемлекләр

Файдалы киңәшләребезгә ярдәм итсен.

Имбир, сырганак, лимон, балан һәм бал белән чәй, шулай ук кара карлыган белән дарчин компоты, айва белән фейхоа компоты да көзен салкын тиюдән сакларга ярдәм итәчәк.

Нарат җиләгеннән ясалган эчемлек тә файдалы булачак. Моның өчен шикәр комыннан сироп ясарга кирәк. Сиропка дарчин (корица), кардамон, дәфнә яфрагы, берничә түгәрәк борыч салырга һәм кайнатырга кирәк. Аннан нарат җиләген изәргә һәм бөтенесен бергә кайнатырга кирәк. Аннан лимон һәм бал салырга кирәк.

Мүк җиләгеннән ясалган эчемлек тә чирләмәскә ярдәм итәчәк. Әлеге эчемлеккә алма, әфлисун, лайм согы, дәрчин һәм имбирь тамыры да өстәргә кирәк. Бөтенесен бергә кушып кайнатып чыгарырга һәм 10 минут чамасы сүрән утта тотарга.

Кипкән җимеш катнашмасын әзерләү өчен 100әр грамм күрәгәне, кара җимеш, йөзем, 200 грамм әстерхан чикләвеген, кабыгы-ние белән ике лимонны ваклыйбыз. Шуңа 200 грамм бал өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Агач яки пыяла савытка бушатып, суыткычка урнаштырабыз. Иртән ач карынга берәр аш кашыгы ашап куябыз.

Алмалы-чикләвекле катнашма әзерләү өчен 100әр грамм алма һәм әстерхан чикләвеге кирәк. Алманы – угыч аша чыгарабыз, чикләвекне – каһвә тарткычта ваклыйбыз. Икесен бергә савытка салып, болгатабыз. Ике лимонның согын һәм бер аш кашыгы бал өстибез. Көненә ике тапкыр, ашар алдыннан берәр аш кашыгы күләмендә кулланабыз.

Керән белән балдан да иммунитетны ныгытырдай витаминлы катнашма әзерләргә мөмкин. Керән тамырларын юып, киптереп, блендерда ваклыйбыз. Кайнар суга (кайнаган) салып, ике сәгать тотабыз. Шуннан, суын сөзеп, бергә-бер нисбәтендә бал өстибез. Яхшылап болгатабыз. Иртәнге һәм кичке аш вакытында берәр аш кашыгы күләмендә ашыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев