Фольга кәгазе серләре: кайчыны үткенли, калакларны ялтырата
Берничә киңәш.
Көмеш калакларны ялтырату өчен кулланырга мөмкин. Савытның төбенә фольга җәябез (ялтыравыклы ягы өстә калырга тиеш). Кашык-чәнечкеләрне шунда урнаштырабыз. Стаканның дүрттән бер өлеше күләмендә содага, стакан тулганчы, җылы су агызабыз да, болгатып, савытка салабыз. 15 минуттан соң кашыклар, кибеттән алгандагы кебек, ялтырап калачак.
Фольга белән кайчы үткенләргә дә була. Моның өчен фольга кисәген кискәләргә генә кирәк. Кайчы үткенләнәчәк, шул ук вакытта тутыгы да юкка чыгачак.
Фольга җылылык кайтару үзенчәлегенә ия. Кер үтүкли торган тактаның тышлыгы астына шуны җәйгән очракта, кием бик җиңел һәм тиз үтүкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев