Җәй көне җыелган дару үләннәренең һәр төрен аерым киптерергә кирәк.
Кибәргә куелган үләннәрне кояшта тотарга ярамый. Аны бераз җилле урында, саф һавада киптерергә кирәк. Үлән киптерү өчен иң яхшы урын — чорма (чердак).
Ромашка, мәтрүшкәләрне, каен яфрагын бәйләм итеп җыеп элеп киптерсәң яхшы.
Үлән тамырлары кояшта яхшы кибә.
Бака яфрагы белән үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерергә кирәк. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлаячак. Бер-ике көннән аны икенче ягын әйләндереп тә киптерәсе була.
Кипкән үләннәр озаклап тузан җыеп ятарга да тиеш түгел. Шуңа күрә аны кибүгә үк урнаштырырга кирәк.
Нет комментариев