Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Әрекмәнне дәвалау максатында кулланалар

Әрекмәннең язын, яңа гына тишелеп чыкканы файдалы.

Аның яфрагын да, тамырын да, хәтта тигәнәкләрен дә кулланалар.

Яфрагының файдасы:

*баш авыртудан булыша,

*эч китүдән файдалы,

*ютәлдән,

*яман шештән дә файдалы.

Әзерләү:

1аш кашыгы әрекмән яфрагына 1 стакан кайнар су коярга, 2 сәгать төнәтергә. Көнгә 2 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 1 аш кашыгы кабарга.

*Шушы төнәтмә белән ангинадан тамакны да чайкыйлар.

*Кайнар су белән пешекләнгән яфракны сызлаган буыннарга да ябып торырга була.

*Тире, ашказаны, эчәклек авыруларына да файдалы.

Әрекмән яфрагы согының файдасы әйтеп бетергесез:

-яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә,

-иммунитетны ныгыта,

-ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Ничек кулланырга?

Белгечләр әрекмән сутын - көнгә өч тапкыр - ашарга ярты сәгать кала бер чәй калагы эчәргә куша. Курс — бер ай.

Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән сутын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай — әрекмән суты, бер ай — ял, бер ай — әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә.

Бер искәрмә бар: курс барышын төгәл үтәргә, өч тапкырында да әрекмән сутын эчәргә онытмаска кирәк.

Ничек әзерләргә?

Әрекмән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәләр. Бәләкәй савытларга салып туңдыргычта саклана. Кирәк вакытта гына эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев