Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Алма, мәк һәм кокос конфетлары ясау ысуллары

Бу татлы ризыкны үзегез дә ясый аласыз.

Алма конфеты
Алма конфеты өчен түбәндәгеләр кирәк: җитен орлыгы — 100 грамм, киптерелгән алма — 100 грамм, бал, корица — тәменчә. Конфет өстенә сибәргә уылган кокос.

Кофе тарттыргычта башта — җитен орлыкларын, аннары алманы ваклыйбыз. Шуңа бал һәм корица салып болгатабыз. Кулга целлофан перчатка киеп, бу катнашмадан түгәрәк конфетлар ясыйбыз һәм кокос вагында әвәлибез. 

Мәкле конфет
Мәкле кофет өчен кирәк: мәк — 1 стакан, йөзем — 1 стакан, бөтнек яфрагы, бер апельсин кабыгының вак кыргыч аша чыгарылган сары өлеше.

Кофе тарттыргычта башта — мәкне, аннан йөземне ваклыйбыз. Бөтнек яфракларын ботка хәленә килгәнче ваклыйбыз. Барысын бергә кушып болгатабыз һәм бәләкәйрәк түгәрәк шарлар ясыйбыз. Апельсин кабыгында әвәлибез. Суыткычка куеп торабыз.

Кокослы конфет
Кокослы кофет өчен кирәк: миндаль чикләвеге — 1 стакан, кокос вагы — 1 стакан, кокос мае — 1 аш калагы, бал — тәменчә.

Миндальне кофе тарттыргычта яки блендерда он хәленә килгәнче ваклыйбыз. Кокос вагы, кокос мае (анысы булмаса да ярый) һәм бал кушып, кул белән яхшылап изәбез һәм түгәрәкләп әвәлибез дә суыткычка куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев