Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Әгәр балтырган пешерсә

Бөтен җирдә очрый торган, 2,5-3 метр биеклектәге балтырганның (борщевик), беренче карашка, бернинди зыяны юк кебек. Ул юл кырыенда, бакча артында, алан, урман кырыйларында үсә. Балалар һәм бу үсемлек турында бөтенләй белмәүчеләр өчен бу үсемлек бигрәк тә куркыныч.

Әгәр дә балтырган суты эләксә, нишләргә?

Балтырган тигән урынны кул белән ышкымагыз. Югыйсә, сез аны бөтен тәнегезгә таратачаксыз.

Балтырганның үтәкүренмәле, агулы суты тәнгә тиеп, кояш нуры тәэсире астында, тәнне пешерә. Шуңа тизрәк өйгә, бинага керергә кирәк.

Балтырган суты тигән урынны кер сабыны белән юып төшерегез, шул урынга составында спирт булган сыекча сөртегез.

Шуны истә тотыгыз: сулы кабарчыкны тишәргә ярамый!

Киемне алыштыру зыян итмәс, анда балтырган суты, яисә орлыгы калган булырга мөмкин.

Хәлегез начарайса, табибка мөрәҗәгать итегез.

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев