Улаклы чишмәнең улагы бармы?
Әлмәт районының керәшеннәр төпләнеп яшәүче авыллар белән танышуыбызны дәвам итәбез.
Улаклы Чишмә - Зәй-Каратай елгасы буенда, Әлмәттән 20 км көньякка таба урнашкан авыл. Авылга 1925 елда, Яңа икътисади сәясәтнең җир төзелеше реформасын үткәрү вакытында, Абрамовка авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салына.
Бүгенге көндә Улаклы Чишмә авылы Васильевка авыл җирлегенә керә. Авыл оешканнан бирле Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волостена керә, аннан 1930 елда районлаштыру чорында Әлмәт районына карый. 1935 елдан-Яңа Писмән (1955 елдан Лениногорск), 1959 елдан кабат Әлмәткә районы составында.
Авылга беренчеләрдән булып Иван Васильев, Иван Григорьев, Архипп Иванов, Илья Агапов, Павел Ильин, Владимир Иванов, шулай ук Габит Биктимиров, Хаҗиәхмәт Якубов, Миңнехан Хәмитов килә. 2-3 ел эчендә авылга 22 гаилә күченә.
1931 елда “Ударник” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Федосеев). 1950 елда Калинин исемендәге колхоз составына керә. Социаль көнкүреш үзгәртеп корулары нәтиҗәсендә авыл электрлаштырыла (1956 ел), газлаштырыла (1999 ел), суүткәргечләр салына (2000 ел). 2000 елларда авылга телефон үткәрелә, кечкенә кибет ачыла.
Улаклы Чишмәдә клуб 1950-70 елларда эшли. Авылда талантлы скрипкачы Сергей Терентьев яшәгән (1911-1956 еллар). Ул үзе уен кораллары ясаган, алар үзлзренә генә хас аерым яңгыраш белән аерылып торган. Сергей Терентьев ясаган скрипка Кәҗәбаш авылы мәктәбендә туган якны өйрәнү музеенда саклана. 2003 елдан авыл халкы «Васильевская» агрофирмасында эшли. 2000 елларда авыл дачниклар тарафыннан актив төзелә.
1935−1972 елларда башлангыч мәктәп эшли. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Улаклы Чишмә авылында 60 кеше яши.
Җырчы Җәкәү йорты пресс-үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев