Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Тәмтедә Казанский җыены

Теләче районы Тәмте авылында узган Казанский җыены җәйнең соңгы бәйрәме санала. Заманында Теләче районындагы Тәмте авылы өч километрга сузылган бик зур авыл булган. Казанский - Тәмтенең престол бәйрәме, ул Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә уздырылып килә. Дөрес, гөрләп торган авыл совет чорында таралып бетә язган, шулай да бәйрәм саклап калынган....

Быел да берәү дә саранланмаган. Күпчелек берәр мең, кайберәүләр 5-10 мең биргән. Хәтта тәкә, әтәч, микродулкынлы мич бүләк итүчеләр бар. Теләче районы хакимияте Казанскийга ике суыткыч алып килгән. "Вамин" компаниясе генә артык юмартланмаган - биш мең сум акча биргән.
21 июль көнне кич белән халык әкренләп Казанскийга җыелды, ә кичкә таба Тәмте янындагы мәйдан машиналар, халык белән тулган иде. Бәйрәмгә кунак булып Алабуга шәһәреннән керәшеннәрнең "Ак каз", Субаш авылыннан "Туганайлар" фольклор ансамбльләре килде.
Казанскийга җыр-ларга кайткан Зоя Борисова, Валерий Шрыков, төнге өчтә кайтып төшкән Вадим Захаров - бәйрәмнең күрке булдылар. Ә инде Олег Фазылҗановның бәйрәмне алып баруы да һәркемгә бик ошады. Шулай ук яшь җырчылар Рамил Латыйпов, Уфадан кайткан Вадим Фәтхенуров, Балык Бистәсе кызы Надя Степанова да бәйрәмгә ямь өстәп, күп җырларын бүләк иттеләр.
Шулай итеп бәйрәмдә җыр-моң күп булды, халык ял итте, аралашты, күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанский Теләче районы Тәмте авылы