Тәмтедә Казанский җыены
Теләче районы Тәмте авылында узган Казанский җыены җәйнең соңгы бәйрәме санала.
Заманында Теләче районындагы Тәмте авылы өч километрга сузылган бик зур авыл булган. Казанский - Тәмтенең престол бәйрәме, ул Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә уздырылып килә. Дөрес, гөрләп торган авыл совет чорында таралып бетә язган, шулай да бәйрәм саклап калынган....