Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Изге чаша” чишмәсе яңартылды

19 декабрьдә, Яктыртучы һәм кодрәтләр кылучы Изге Николай көнендә, Мамадышта "Изге чаша" чишмә комплексы төзелеп аруландырылды.

"Изге чаша" чишмәсе янына моннан өч гасырлар элек Алабуга шәһәреннән терелтү сәләтенә ия булган изге Николай тәресен китереп, Изге Микула кө-нендә илебезнең төрле төбәкләреннән йөзләгән паломниклар җыела торган була. Совет власте ныклап урнашкач, чишмә янына килүчеләрне куып тараталар. Тора-бара, Изге чишмә турында бөтенләй оныталар. 2010 елның коры һәм эссе җәе күпләрне сулыкларыбыз турында уйланырга мәҗбүр итте. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов райондагы су чыганаклары турында кайгыртуны үз өстенә ала. Картлардан ишетеп белгән "Изге чаша" чишмәсен дә шул чакта искә төшерәләр. Корыган үләннәр арасыннан агар-акмас кына тибеп яткан чишмәне көчкә эзләп табалар. Калганын Раджив Иванов җитәкләгән "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте хезмәткәрләре җиренә җиткереп башкарып чыга. Чишмә өен төзеп, түбәсен ябалар. Чишмә тирәсен бизәкле рәшәткә белән әйләндереп алалар. Монда чумыну урыны да бик көйле итеп эшләнгән. Суы алыштырылып торучы бассейн, җылытылган идәннәр, чишенү урыннары кое-нырга йөрүчеләрнең теләсә кайсы "капризы" үтәлерлек итеп ясалган. Чишмә өенең стеналарына тәреләр элеп куелган. Араларында - Анатолий Ивановның Иерусалимнан алып кайткан Яктыртучы һәм кодрәтләр кылучы Изге Николай тәресе дә бар. Тазалыкка туеп җитмәүче күпләгән кешеләр аның кодрәтле көче ярдәмендә үзләренә сихәтлек алыр. "Изге чаша" чишмәсенең суын эчеп, тәннәренә дә, җаннарына да дәва алучылар бу чишмәне бүгенге хәленә китерүгә өлешләрен керткән кешеләргә кү-ңелләреннән рәхмәт укырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алабуга чишмә