Чишмә тег белән яңалыклар
-
Бардыр бер чишмә, “Кәмпер” диләр...
«Кәмпер» дигән сүзне ишетсәм, күз алдыма төрле яктан такыр сукмаклар килеп тоташкан, челтерәп аккан салкын сулы чишмә килеп баса. «Кәмпер» чишмәсенең уң ягында «Тукран» чишмәсе, сул ягында «Сатый» чишмәсе.
-
Колышчы чишмәләре
Керәшен авылының йөзен күрсәтүче беренче билге чиркәү булса, икенчесе - аның чишмәләре. Чишмә янындамы, инеш кырыендамы - чәчәкле-чуклы яулыклар эленгән чачауниклары бар тагын. Властьлар каршы килгән, җимерергә кушкан елларда да халык аларны сүттермәгән, чачауниклар янына йөрүдән туктамаган. Сельсовет та, партком да мондый көрәшнең мәгънәсезлеген аңлагач, анда йөрүчеләрне тыймый башлагач, киресенчә,...
-
Әле тагын килер идек
Узган елның ноябрь аенда Чаллыда узган "Керәшеннәр җыру әйтә" фестиваленә Красноярск крае Пиров районы Комаровка (Кумырык) авылыннан ук килгән "Чишмә" ансамбле тамашачыда аерата кызыксыну уятты. Меңләгән чакрымнарны узып килгән әлеге чишмәлеләрнең нәсел тамырлары Мамадыш районындагы Кумырык авылына килеп тоташа.
-
Изге чишмә
Авылларга нигез салганда, борынгы бабаларыбыз тормыш көтәргә уңайлы булган калкулыклы урыннарны сайлаган. Шул калкулык битләреннән бәреп чыккан чишмәләр күп еллар буена тәмле һәм шифалы сулары белән кешеләргә яшәү көче биреп торган.
-
“Изге чаша” чишмәсе яңартылды
19 декабрьдә, Яктыртучы һәм кодрәтләр кылучы Изге Николай көнендә, Мамадышта "Изге чаша" чишмә комплексы төзелеп аруландырылды.
-
Чишмә – очрашу урыны
Редакция почтасына әледән-әле хатлар килеп тора. Элемтәне югалтмыйча, даими хәбәрләшеп торучы укучыларыбыз булу үзе бер бәхет. Шундыйлар арасында Чаллы шәһәрендә яшәүче Галина Камашева (Портнова) да бар.