Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Колышчы чишмәләре

Керәшен авылының йөзен күрсәтүче беренче билге чиркәү булса, икенчесе - аның чишмәләре. Чишмә янындамы, инеш кырыендамы - чәчәкле-чуклы яулыклар эленгән чачауниклары бар тагын. Властьлар каршы килгән, җимерергә кушкан елларда да халык аларны сүттермәгән, чачауниклар янына йөрүдән туктамаган. Сельсовет та, партком да мондый көрәшнең мәгънәсезлеген аңлагач, анда йөрүчеләрне тыймый башлагач, киресенчә,...

Мамадыш районы Колышчы авылының исеме Ключи дигән рус сүзеннән алынган, диләр. Дөрестән дә, шулайдыр. Бүрсет яры буеннан тибеп чыккан чишмәләрнең санын берәү дә төгәл генә белми. Кара исәп белән алар дистәдән артып китә. Ә менә бөтен кеше белә, суын эчә торган ике чишмә бар. Аларның берсе - Чүк, икенчесе - Югары оч чишмәсе.

Вәгъдәләшү урыны

"Чүк чишмәсе" дигәненең исеме чүк үткәрү урыны белән бәйле. Элеккеге заманнардан ук монда яңгыр боткасы пешергәннәр, су иясенә корман биргәннәр. Чишмә авылдан шактый ерак булса да, эчәргә суны шуннан ташыганнар. Бик күп яшьләр ярлары белән чишмә юлында танышкан, бер-берләренә вәгъдә сүзләрен нәкъ менә чишмә буенда әйтешкән. Рая белән Витя Трушевларның да сөю гөлләре шушында бөреләнгән, Витя сөйгәненә: "Гомерлек ярым бул", - дигән тәкъдимен чишмә чылтыравы астында пышылдаган. Менә инде 32 ел буена алар гомер дигән тормыш корабында бергә баралар.
Узган җәйдә җиләккә барганда, Рая, сусавын басу өчен, чишмәгә туктала. Мондагы күренештән йөрәге кысылып куя аның. Нәрсә булган бу чишмәгә? Юлына чүп-чар өелеп, суы агар-акмас кына булып ята. Тирә-ягы сазлыкка әйләнгән. Витясы белән алар бу чишмәне "Сөю чишмәсе" дип атаганнар иде, чишмә бөтенләй корып килә түгелме соң?
Борчулы уйларын якыннарына да җиткерә ул.
Дөрес, чүк боткасын хәзер башка урында пешерәләр, Колышчы халкы көянтә-чиләк асып, чишмә суына да йөрми. Тик кеше хәтере дигән нәрсә бар бит. Ул исән! Әлеге урын белән күпме хатирәләр бәйләнгән. Әниләрен бары да игътибар белән тыңлый. Уллары Саша шул көнне күңеленә ният-теләк тә беркетеп куя: әтисе белән әнисе танышкан урынга бура куярга, чишмә янын рәтләргә адарына ул. Ярдәмгә җырак дәдәсен - Николай Апушевны дәшә. Дәдәсе күңелендә дә чишмә белән бәйләнешле әллә никадәр истәлекләр саклана икән.
Егетләр эшне тиз тота. Леспромхоз җитәкчеләре белән сөйләшеп, буралык агач кайтаралар. Ике-өч көндә бурап, чишмә буена төшереп тә утырталар. Чишмә янын чүп-чардан, талчыбыклардан арындырып, кечкенә эскәмияләр ясап куялар. Су буе менә дигән ял итү урынына әверелә. Чишмә суына төшүчеләр дә күбәя. Бигрәк тә шәһәрдән кайтучылар ярата аның суын. Зур-зур савытларга тутырып алып китәләр.
Ә Трушевлар, Апушевлар еш кына, семьялары белән бергәләп, монда ял итәргә киләләр. "Сөю чишмәсе" суының тәнгә сихәт, җанга шифа биргәнен бик яхшы аңлый алар.

Янгыннан саклаучы чишмә

"Югары оч" чишмәсенең тибеп чыгуына сигез дистәләп кенә ел икән әле. Гумин Гриша (1932 нче елгы) дәдәйнең хәтерендә сакланганча, аңа өч яшь тирәләре булганда, авыл кешеләре чишмәгә беренче бураны утырталар. Аңарчы, берничә тапкыр янгын чыгып, ярты авылны көлгә әйләндерә. Яңа чишмә тибүне яхшыга юрыйлар, хәвеф-хәтәрләр кимүгә өметләнәләр. Чүк боткасын да шушы чишмә янында пешереп, элеккеге урынга корман ашын түгәргә генә баралар. Юраганнары юш килә колышчыларның. Чишмә типкәннән бирле авылда зур пожарларның чыкканы юк (Алга таба Ходай сакласын!).
Беренче бурасы черегәч, аны икенчегә алмаштыралар. Агач агач инде ул - бик тиз чери, су аккан урындагысы бигрәк тә. Тора-бара, чишмәне карап торучы да калмый, халыкның күпчелеге колонка суын эчүгә күчә. Чишмәгә юл әкренләп онытыла.
Хезмәттәшебез Валентина Максимованың, яшь килен булып кайткач, бу чишмәгә суга төшүе турында сөйләгәннәре истә калган.
- Җәйге җылы иртә. Төнлә белән мул итеп яңгыр явып үткән. Аякка әби кәлүшләре генә эләктереп, иңгә көянтә-чиләк асып, чишмәгә киттем. "Каян төшәргә микән?" - дип, текә яр башында торам. Миннән ерак түгел, өч хатын сөйләшеп басып тора. Иртән көтү куып кайтучылар инде болар. Алар мине күзәтә (мин бит яшь килен!), мин - аларны. Шунда элеккеге качларга күзем төште. Чачауник-качлар... Аларны бөтен җирдә дә очратып булмый. Кинәт, кәлүшләрем таеп, юеш үлән арасыннан аска таба шуып төшеп киттем. "Чиләкләремне генә ычкындырмаска!" - дим, көянтә башын ныграк тотып. Текә яр буйлап күпме шуганмындыр, искиткеч матур бер урында туктап калдым. Бер кул сузымы җирдә генә чишмә агып ята. Суының челтерәве мине - Колышчының яшь киленен - шаяртып көлгән кебек булды. Мин үзем дә шаяртып кына нидер әйттем. Бер сүз белән әйткәндә, дуслаштык без бу чишмә белән.
Инде менә авылга яшәргә кайткач та, теге вакыттагы кебек, риза-бәхиллек сорарга, чишмә янына төштем. Элеккеге хәлендә түгел икән Югары оч чишмәсе. Бүген ял паркын хәтерләтә ул. Су алу урыны да, кер чайкау урыннары да көйле итеп эшләнгән. Чишмәгә төшү юлына таш түшәлгән. Моннан өч ел элек Виктор Шадрин дигән кеше бетон торба кайтарткан. "Сай Кичү тукталышы"нда эшләүче Федор Апушев исә чишмәгә яңа бура куйдырган. Чишмә яны гөлт итеп тора, - дип сөйләде Валентина Петровна.
Рәхмәт кенә әйтергә кала бу уңган җегетләргә. Кемнәрдер туган нигезләрен кайтып күрергә дә иренгән заманда, ул җегетләр Колышчының нәкъ менә керәшен авылы икәнлеген күрсәтеп торучы чишмә-чачауниклар ясаганнар. Кемдер кушканга түгел, күңелләре сораганга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш районы Колышчы авылы чишмә