Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Алёна Низамова: «Артында гаиләсе, балалары, ыру-нәселе торганнар гына көчле була»

Ел азагы нәтиҗә ясар өчен менә дигән вакыт. Бигрәк тә ул елың гаиләңә зур бәхет, онтылмаслык вакыйгалар китерсә. «Туганайлар» газетасында журналист булып эшләгән, соңгы вакытта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында редактор булган, ә хәзерге вакытта декрет ялындагы карендәшебез Алёна НИЗАМОВА белән шулар хакында сөйләштек.

— 2025 елның гаиләгез өчен иң бәхетле мизгелләренә күз салыйк әле.
— 2025 елны, рәхмәт белән, менә-менә тәпи китәргә маташкан сабыемны кысып кочаклап, иркәләнеп озаттым. Безгә Елан елы — чыркылдап көлүче, ихластан елмаючы, кап-кара самими күзләре белән сирпеп караучы нәни бер кызчык алып килде. Сафия — гаиләбездә өченче бала, минем дә, иремнең дә гомерлек хыялын — өч бала әти-әнисе булу теләгебезне тормышка ашырган нәниебез.

Улым акыллы егет булып үсеп килә, яхшы билгеләргә укый, фикерли, сөйли белә. Быел ул Татарстан Рәисе чыршысында катнашты. Иң зур таянычым, дустым. Кызым исә, керәшен биюләрен фәнни яктан өйрәнеп, зур сәхнәгә чыгарган, «Бәрмәнчек» ансамблендә эшләгән Дәүләт Умеровның «Мирас» ансамблендә бии. Клипларда, конкурсларда катнашалар, Мәскәүгә "Президент чыршысы«на җыена. Кызымның Путинны бик тә күрәсе килә.

 

— Журналист Алёна Низамованың үз уңышлары?
— Үземнең уңышым — быел күп балалы әни булдым. Керәшен дөньясы өчен тагын бер кызык факт бар икән: 2025 ел Питравына Җөригә быел Рәисебез Рөстәм Миңнеханов килде. Миңа шаяртып сөйләр өчен бик тә уңышлы туры килде бу, күңелле вакыйга булды. Ник дигәндә, 2024 елның декабрендә журналистлар белән очрашуда Рөстәм Нургалиевичка керәшеннәрдән сәлам әйтеп, хәлләребезне сөйләп, Питрауга көтүебезне җиткергән идем. Юкка гына юмаламаганмын (елмая): Рәисебез керәшен бәйрәмен гаиләсенә дә күрсәтеп кайтты, хәтта.

— Иреңнең дә уңышлары юк түгелдер.
— Шәхси уңышларга килгәндә, ирем Мәскәү белән Казанны тоташтырган М-12 трассасын тулысынча тапшырып, ниһаять, Казандагы зур төзелешләргә тотынды. Шундый зур объектлар башында торган белгеч буларак, ул — безнең балаларыбыз өчен олы үрнәк, аларны тәрбияләүдә шәхси өлге. Балалар тәрбияләгәндә, «сүз белән түгел, эш белән үз мисалыңда күрсәтергә кирәк», дигән фикердә без.

— Күп балалы әни булу авырмы?
— Гадәттә, күп балалы аналарны тормышка баткан, башын игән, арыган хатын-кыз итеп сурәтләргә күнегелгән. Монда үзенә күрә хаклык та бардыр, ләкин мин быел гына унышар бала алып кайтудан тәм табучыларны аңлый башладым. Үзеңнең дәвамыңны күрү, синнән соң калачак тормышны матур итеп күзаллау нинди зур бәхет бит ул. Авырлыгына килгәндә, бар да вакытлыча, бер вакыт кына. Җәмгыятьтәге билгеле бер арбадан декрет вакытына төшеп калынса да, артларыннан куып тотып, арбага сикереп утырырлык көч килә икән бәби тапкан аналарга. Бигрәк тә 35 яшьтән соң туган баласы белән. Билгеле, мин үз тәҗрибәмнән чыгып сүз йөртәм. Демография мәсьәләсе безнең илдә генә түгел, алга киткән башка илләрнең дә китек урыны. Һәр почмактан «үз-үзеңне яратырга кирәк» дип өйрәтүчеләр, ни өчендер, хатын-кызларга киләчәк турында уйланырга урын да калдырмый кебек. Бер көнлек тормышны алга сөрү модага кереп китте. Ә без менә керәшенчә итеп, авылча итеп тәрбияләнгән: беренче урында — гаилә, балалар. Артында гаиләсе, балалары, туганнары, ыру-нәселе торганнар гына көчле була. Көчле гаиләләр күп булган дәүләт кенә нык тора. Балалар да шул кыйммәтләрне аңлап, күреп, сеңдереп үссен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев