Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Григорий Родионов турында каләмдәшләре

Күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов турында чордашларының сүзләре.

“Григорий Родионов иҗатында хәтта космос, галәм төзелеше темасы да гаять шәхси, кешелекле, ипле бер яңгырашка ия. Аның мондый шигырьләре яккан учак тирәсендә әкият тыңлыйсы, тирән уйларга биреләсе, күңелнең иң түрендә яткан хисләр, йолдызлар яктылыгы белән өртелгән серләр турында әңгәмә корасы килә башлый. Күрәсең, болар бөтенесе бергә Шигърият дип аталадыр”.

Егор ИСАЕВ, рус шагыйре

“Шагыйрьнең уңышлы шигырьләре турында әйтеп узасы килә. Автор юри оригинальлек эзләми, шулай да шигырьләре бик үзенчәлекле, эчтәлеге белән дә бик кызыклы”.

Ибраһим ГАЗИ, язучы

“Аның әсәрләре куаныч белән укыла. Бигрәк тә “Сугышта югалган солдатлар” шигыре үзенчәлекле. Шагыйрь үз әсәренең ритмик төзелешенә ачык иҗекләр баганасы кертеп, аның эчтәлегенә тиң аваз, аһәң, интонация тапкан. “Сагыш һәм шатлык” шигырендә дә ачык иҗекләр тәртибе бар. Әйтергә кирәк, ул яңа шигырь ачкан”.

Хатип ГОСМАН, профессор

“Мәхәббәт – менә ул шигъриятнең кешеләрне берләштерә, аларны күркәмрәк һәм игелеклерәк итә торган сихерле көче. Гөргери шигырьләре Пушкинның, әдәбият ул акыл өйрәтү түгел, ә идеал, дигән фикерләрен раслый кебек”.

Давыт КӨГЕЛТИНОВ, калмык шагыйре

“Язган әйберләре җитди. Кайвакытта безнең новаторлар шикелле язган кебек күренә тышкы яктан, ләкин барыбер язган әйберләренең эчендә ритм бар аның. Төп нигезе ритмга корылган. Шул яклары белән мине кызыктыра. Фикерләре аның матур гына... Ул бик акыллы егет, җитди егет, буш түгел”.

Хәсән ТУФАН, Татарстанның халык шагыйре

"Аның телендә начар-чатак мисал табу читен. Ирекле ритм белән язуына карамастан, теле җырлап, чишмә кебек челтерәп агып тора. Кайбер шигырьне яңадан укып карыйсы килә, уйландыра, димәк, бу – шигырь".

Әнвәр ДАВЫДОВ, шагыйрь

"Аның байтак шигырьләре туган җиргә багышланган. Шагыйрь ул җирдә җилкенеп яши, төзи, яна, сөя, кирәк чагында яшертен генә елый да белә, ирләрчә моңсулана, мәхәббәтен таба. Ул җирдә аның ата-бабапары яшәгән. Бу җирдә аның дәвамы – балалары яшәячәк".

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ, Татарстанның халык язучысы

"Аның иҗаты – кешелекле иҗат. Кешелекле иҗат, димәк, кирәкле иҗат. Йомшак тембрлы таланты, сабыйлыгын җуймаган күңеле, игелек кылырга теләп януы, шактый ук нәтиҗәле хезмәте белән якын һәм безгә һәммәбезгә кирәк шагыйрь ул".

Равил ФӘЙЗУЛЛИН, Татарстанның халык шагыйре.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев