Зәйлеләр сынатмый
Бу көннәрдә Лениногорск шәһәрендә җиңел атлетика һәм грек-рим көрәше буенча ярышлар узды.
21 октябрьдә Лениногорскийда тренер Владимир Голубев истәлегенә җиңел атлетика буенча республика ярышлары узды. 400 м дистанциясендә 2011-2012 елгылардан Максим Храмов 2 урынны яулады. 60 м дистанциясендә 2011-2012 елгылардан Эмиль Тимеркәев, 400 м дистанциясендә 2011-2012 елгылардан София Норкина, 800 м дистанциясендә 2009-2010 елгылардан Максим Комендантов 3 урынны алдылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары». Аларның тренеры Владимир Лисов.
200 м дистанциясендә 2011-2012 елгылардан Максим Килганов 4нче булды. Тренеры Ирина Дылевская.
Шулай ук, 20-21 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә егетләр арасында грек-рим көрәше буенча В. Простяков истәлегенә багышланган төбәкара ярышлар да узды. Биредә «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлары белән сөендерде.
Нәтиҗәдә Илнар Вафин 33 кг. авырлык категориясендә 2 урынны алды (тренеры Радик Маврин), Артем Журавлев 32 кг авырлык категориясендә 5нче булды (тренеры Анатолий Терентьев).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев