Йөзенче яше белән баручы ветеран – актив өлкәннәрнең берсе
Хәбәрләр

Йөзенче яше белән баручы ветеран – актив өлкәннәрнең берсе

Иске Зәйдә яшәүче тыл ветераны Татьяна Кашапова (Атласова) - актив өлкәннәрнең берсе

Сугыш һәм аннан соңгы елларда авыр хезмәт куйган, шанлы сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куйган, Иске Зәйдә яшәүче тыл ветераны Татьяна Кашапова (Атласова) - актив өлкәннәрнең берсе. Ул матур итеп җырлавы өстенә, шигырь язырга да хирыс. Хөр фикерле, көр күңелле Татьяна апа әле дә җырлап юана. Көзен аңа 94 яшь тула, тик аңа ул яшьне бирерлек түгел. Кул эшләре тота: тегә, бәйли. Сез аны үз шигырьләрен укыганда күрәсез. Күз тимәсен берүк үзенә.

"Зәй офыклары"


Нет комментариев