Вадим Захаров белән ресторандагы мәҗлес вакытында көтелмәгән хәл булган
Хәбәрләр

Вадим Захаров белән ресторандагы мәҗлес вакытында көтелмәгән хәл булган

Вадим Захаров туган көне уңаеннан Чаллыда – концерт, Казанның «Туган авылым» ресторанында мәҗлес уздырды.

Ике чарага да аның иҗатташ дуслары җыелды. Җырчы кунаклар арасында Рамил Шәрапов, Рифат Зарипов, Ильвина, Алинә Давыдова, Зинира – Ризат Рамазановлар, алып баручы Айрат Ильясов һәм башкалар катнашкан.

Ресторандагы мәҗлес вакытында көтелмәгән хәл булган: Вадимны кунаклар чөяргә тотынган.

Бу күренешне Ризат Рамазанов башлап җибәрә. «Әйдә, Вадимны бер чөябез», – дип чакыра ул егетләрне үзе янына.

Җырчыны 7 тапкыр күккә чөяләр, «җиде – җитте» дип туктата аларны Зинира Рамазанова. Шушы күренеш бик күпләрнең кәефен күтәрә.

 

 

 

Интертат

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев