Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Урта Баграждан 86 яшьлек Анна түти Кондрабаева кәбестәдән мул уңыш җыйган

Анна түти — Зәй районының Урта Баграж авылы кызы. Шигъри җанлы, нечкә тоемлы күңелле, йөрәге моң белән тулган кеше генә шигырьләр яза аладыр ул.

Табигатьнең моңлы бер баласы Анна Кондрабаева да сагышланганда, күңеле нечкәргәндә, уйларга бирелгән вакытта кулына каләм алып, күңелендәгесен шигъри юлларга сала.
Аның шигырьләрендә тирән хисләр, тирән кичерешләр сурәтләнә. Ул туган авылы Урта Баграж, мәхәббәт турында шигырьләр яза. Ә хисләреңне, кичерешләреңне шигъри юлларга салу һәркемгә дә бирелми ул. Шигъри җанлы кешеләр шуның белән игътибарга лаек.
Анна түтинең бер шигыре белән дә танышып китегез әле.

Сәлам сиңа шунысы
Хәерле кичме, иртәме,
Сездә җилләр, җилләр исәме?
Алар миннән сәлам илтәләр,
Җәйге җилләр булып исәләр.

Иң җылысы, кайнар сулышлы -
Миннән сәлам сиңа шунысы.
Көзен иссә сәлам җилләре,
Моңсулатып тирә-юньнәрне.

Шатланасы килеп кайчакта
Ялкынланыр сүнгән учак та.
Ялкынлысы, кайнар сулышлы -
Миннән сәлам булыр шунысы.

Кышын искән җилдән, буранда,
Сәлам килсә сиңа, уранма!
Куеныңа керер, җылыныр,
Кочып-кочып сиңа сыеныр.

Иң назлысы кайнар сулышлы -
Миннән сәлам сиңа шунысы.
Язгы җилдән булса сәламем,
Үзең бел син аның сәбәбен.

Аңларсын син, бәлки, шулчакны.
Бу дөньяда минем барлыкны.
Сагынычлы, кайнар сулышлы –
Миннән сәлам булыр шунысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев