Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым жондозы» конкурсының өченче зона туры җиңүчеләре билгеле булды

22 ноябрь көнне Әлмәт районының Кәләй авылы мәдәният йортында «Туым жондозы — 2024 » керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең Әлмәт зонасы сайлап алу туры узды.

Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты, хормейстеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Оксана Дмитриева, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы белгече Павел Александров, «Кряшен чибяре» титулы иясе, «Питрау «үрнәк балалар ансамбленең экс-солисты» Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече Лиана Самойлова эшләде.

Конкурсантларның башкару осталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, сәхнә күлмәкләрен һәм репертуарларын энә күзеннән уздырып, мәртәбәле жюри катнашучыларга үз киңәшләрен бирделәр.

Барлык килгән коллективлар һәм солистлар мәртәбәле жюри тарафыннан да югары бәяләнеп, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр

III дәрәҗә лауреатлар:
«Халык җыруларының заманча интерпретациясе» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Минзәлә районыннан «Мирас» ансамбле.

II дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Лениногорск районыннан Жанна Васильева.
«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Тукай районыннан «Питрау» фольклор коллективы.
«Этник вокал-инструменталь башкару» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Зәй районыннан «Тау чишмәсе» инструменталь ансамбль.

I дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Сарман районыннан «Айбагыр» балалар керәшен фольклор ансамбле.
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Әлмәт районыннан Инзилә Мустафина;
«Халык җыруларының заманча интерпретациясе» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Зәй районыннан «Азаль» һәм «Мирас» халык вокал-хореографик ансамбльләре.
«Халык җыруларының заманча интерпретациясе» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Әлмәт районыннан «Керәшен кызлары» ансамбле.
Фольклор-эстрада вокалы (12-17 яшьлекләр) — Зәй районыннан Александра Шишмагаева.
Фольклор-эстрада вокалы номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Әлмәт районыннан «Асыл бизәк» фольклор ансамбль.
«Фольклор-этнографик коллектив» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Тукай районыннан «Борды-Чишмә» ансамбле.
«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә 18-35 яшьлекләр) — Әлмәт районыннан «Забава» ансамбле.

Сарман районыннан Кирилл Кондратьев, Әлмәт районыннан Арина Константинова һәм «Каенкай» коллективы катнашкан өчен диплом белән бүләкләнделәр.

Беренче зона ярышы 17 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә узды. Монда Чистай һәм Түбән Кама районнары көч сынашты.

Икенче сайлап алу туры 20 ноябрь көнне Казанда узды. Казан, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары катнашты.

Конкурс-фестиваленең өченче сайлап алу туры 22 ноябрь көнне Әлмәт районының Кәләй авылында узды. Монда Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев