Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайда яшь жондозчыклар кабынды

17 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестиваленең беренче сайлап алу туры узды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның әлеге республикакүләм фестивале быел 13нче тапкыр уздырыла. Ноябрь-декабрь айларында 5 зона: Чистай, Казан, Әлмәт, Кукмара һәм Кайбыч буенча сайлап алу турлары узачак. Киләсе ел башында фестивальнең гала-концерты планлаштырыла. 

17 ноябрьдә Чистайда зонасында узган конкурста Чистай һәм Түбән Кама районнары катнашты. Аларны җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов белән район башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкчесе Галина Задворнова каршы алды.

Жюри составында – этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова,  «ТАТМЕДИА” АҖ филиалы «Туганайлар» газетасы редакциясе җитәкчесе-баш редакторы Юлия Губина һәм жюри секретаре Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина эшләде.

Катнашучылар саны узган еллардагы кебек күп булмаса да, зона турына әзерлек яхшы оештырылган. Конкурсантларның башкару осталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, сәхнә күлмәкләрен һәм репертуарларын энә күзеннән уздырып, мәртәбәле жюри катнашучыларга үз киңәшләрен бирделәр.

“Кызлар сәхнәгә кияүдәге хатын-кызлар баш киемен киеп чыкмасын иде. Фольклор коллективлар җыр-бию генә түгел, керәшеннәрнең киенү үзенчәлеген дә халыкка күрсәтә. Мондый зур фестивальләрдә безнең коллективлар үрнәк булырга тиеш”, - дип искәртте Эльмира Кашапова.

Шулай ук, зур сәхнәгә чыкканчы балаларны кыю булырга, матур итеп үзләрен тәкъдим итәргә һәм дулкынлану хисен җиңәргә өйрәнергә кирәклеген дә билгеләп узды ул.

Геннадий Макаров исә, сәхнәдән керәшен җыруларын башкаручы кечкенә сабыйлар булуына сөенүен әйтте.

“Бу яклар Казаннан ерак, шулай булгач без аларның үникаль культураларын  еш ишетә, күрә алмыйбыз. Бу якларда әле “тапталмаган”, халык ишетмәгән борынгы җырулар бик күп. Шуларны эзләп тапкан ансамбльләргә зур рәхмәт”, - дип сөйләде ул.

Чарага Павел әтей Чурашов белән, Владимир әтей Иванов та килгән иде. Павел әтей катнашучыларны сәламләп, Христос туууын данлап уздырыла торган бу фестивальнең гомере озын булсын, диде.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр:

«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) 3нче урынны – Чистай районының Бахта авылыннан “Тәңкәләр” ансамбле (җит. Малышева С.) алды.

«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) 2нче урынны – Чистай районының Бахта авылыннан “Тәңкәләр” ансамбле (җит. Миняева В.) алды.

«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) 1нче урынны – Түбән Кама шәһәренең “Җиз кыңгырау” ансамбле (җит.Вәлиуллина О.) алды.

«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) 1нче урынны – Түбән Кама шәһәреннән Ариана Кадыйрова (җит.Вәлиуллина О.) алды.

Икенче сайлап алу туры 20 ноябрь көнне Казанда, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узачак.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев