Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым жондозы» конкурсының икенче зона туры җиңүчеләре билгеле булды

20 ноябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Туым жондозы - 2024 ” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең Казан зонасы сайлап алу туры узды.

Җырчы Җәкәү йортына Алексеевск, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казан шәһәреннән коллективлар һәм солистлар катнашты.

Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова, «Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты, хормейстеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Оксана Дмитриева, «ТАТМЕДИА” АҖ филиалы «Туганайлар» газетасы редакциясе баш редакторы Юлия Губина һәм жюри секретаре Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы белгече Павел Александров, "Кряшен чибяре" титулы иясе, «Питрау "үрнәк балалар ансамбленең экс-солисты," Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече Лиана Самойлова эшләде.

Конкурсантларның башкару осталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, сәхнә күлмәкләрен һәм репертуарларын энә күзеннән уздырып, мәртәбәле жюри катнашучыларга үз киңәшләрен бирделәр.

Барлык килгән коллективлар һәм солистлар мәртәбәле жюри тарафыннан да югары бәяләнеп, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр

III дәрәҗә лауреатлар:

«Аутентик вокал» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) – Алексеевск районыннан Егор Скворцов;

«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Яшел Үзән районыннан Мария Токранова.

«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Балык Бистәсеннән “Алан” фольклор коллективы.

 

II дәрәҗә лауреатлар:

«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Питрәч районыннан Арсений Гаврилов, Виктория Гаврилова һәм Казан шәһәреннән Милана Шәймарданова;

«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Алексеевск районыннан “Айбагар” ансамбле.

 

I дәрәҗә лауреатлар:

«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) – Питрәч районыннан “Көмеш тәңкә” гаилә ансамбле;

«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Теләче районыннан Юлия Демидова;

«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) – Казан шәһәреннән Иван Пугачев белән Амелия Феофанова дуэты;

“Этник вокал-инструменталь башкару” номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Казан шәһәреннән “Балтырган” ансамбле һәм Ранис Гыйләҗев.

Өченче сайлап алу туры 22 ноябрь көнне Әлмәт районының Кәләй авылында узачак.

Беренче туры 17 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә узды. Ул турдагы җиңүчеләр списогы. 

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев