Татарстанда кар яварга мөмкин
Хәбәрләр

Татарстанда кар яварга мөмкин

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

3 һәм 4 майда, җомга һәм шимбә көнне, яңгырлар явачак, кар көтелә. Җил көчәячәк — вакыт-вакыт аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. 

Шимбә төнлә 0дән −5 градуска кадәр, ә көндез 3-8 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы бар. Атнаның соңгы көнендә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +1дән −4 градус, ә көндез һава +6-11 градуска кадәр җылыначак. «Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда явым-төшемнәр белән салкын һава сакланачак», — дип хәбәр иттеләр синоптиклар.

Шәһри Казан


Нет комментариев