Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар декабрь аена фаразларын үзгәрткән

Метеоролог сүзләренә караганда, кыш Россиянең үзәк төбәкләрендә төп-төгәл үз вакытында киләчәк.

“Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец әйтүенчә, метеорологлар декабрьгә һава торышы фаразларын үзгәрткән. Бу хакта Федераль яңалыклар агентлыгы яза.

Баштагы фараз буенча декабрьнең аномаль җылы килергә тиеш булуы күздә тотылган. Әмма хәзер мәгълүматлар үзгәргән. Кышның беренче аенда һава температурасының нормадагы күрсәткечләргә туры килүе фаразлана.

Метеоролог әйтүенчә, кыш Россиянең үзәк төбәкләренә үз вакытында киләчәк. Гыйнвар аенда һава температурасы нормадан чама белән 2 градуска читкә тайпылачак.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев