Шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат
Хәбәрләр

Шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат

Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова — күпсанлы җырлар, шигырьләр авторы, язучы, тәрҗемәче, мөгаллимә

Шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат.

Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова — күпсанлы җырлар, шигырьләр авторы, язучы, мөгаллимә. Тумышы белән ул Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылыннан. Балык-Бистәсе районы Үри авылына килен булып төшкәч, Казаклар Чаллысының 8-еллык мәктәбендә укытучы булып эшли. Аннан соң  район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара. Соңгы елларда ул Буада яшәп иҗат итте. 

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!


Нет комментариев