Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза Зәкиева: “Серле табигать кочагында яшәү – зур бәхет»

Карендәшебез безгә Саба районының Кырбаш авылындагы чәчәкле урманда төшерелгән фотоларны җибәрде.

Җәй көннәрендә, иртә кырларда, болыннарда, су буйларында – бар җирдә чәчәкләр үсә. Алар бер-берсеннән бик аерылып тора, чөнки аларның яшәү шартлары төрле (төрле урыннарда үсәләр).


Мәсәлән, болында һәм урманнарда үскән ромашкаларны гына карыйк. Урман ромашкасы – эре, таҗ яфраклары киң, ә болында үскәне – вак, таҗ яфраклары да тар була.

Ни өчен алай дисезме? Чөнки болында дым аз, ә урманда күп. Урман чәчәкләре ышыкта, җил-яңгырдан сакланып торалар, ләкин аларга кояш яктысы, җылы җитеп бетми.


"Җәйнең иң эссе, иң матур һәм эшнең дә кайнап торган чоры. Аллага шөкер, көннәр бик матур тора. Җиләк-җимеш мул уңды, болын тулы чәчәкләр, дару үләннәре... Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү – бәхет. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз. Эшчән бал корты да, чәчәктән- чәчәккә кунып, бал җыя. Күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып хозурлана, Ә кошлар сайравы кәефне күтәрә”, – дип сөйләде Роза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев