Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләргә продукцияне каян алу отышлы?

Бүгенге көндә кибетләр төрлелегендә ничек баланс табарга һәм ничек итеп кулланучы өчен тәмле дә, арзан да, куркынычсыз да булырлык идеаль формуланы чыгарырга?

Без гастрономик төрлелек һәм сәүдә челтәрләренең муллыгы чорында яшибез. Бүгенге сатып алучы өчен азык-төлек алу урынын сайлауда кыенлык юк. Ерак барырга теләмәсәң — суыткыч запасларын тиз генә тулыландыру өчен райондагы супермаркет бик уңайлы. Зуррак сайлау мөмкинлеге кирәк икән — көнлек адым нормасын үтәргә мөмкинлек бирүче биниһая иркен гипермаркетларда җаның теләгән һәрнәрсәне табарга мөмкин. Экономияләргә телисез икән — дискаунтерлар минималь өстәмәләр белән эшли һәм төп база продуктларын сайлау мөмкинлеге тәкъдим итә. Ләкин төп сорау ачык кала: бу төрлелектә ничек баланс табарга һәм ничек итеп кулланучы өчен тәмле дә, арзан да, куркынычсыз да булырлык идеаль формуланы чыгарырга?

«Өй янындагы» супермаркетлар

Беренче карашка, бу вариант иң оптималь кебек тоела. Беренчедән, алар бик күп, барысы да төрле, үз ассортименты һәм бәяләре белән. Икенчедән, еш кына ташламалар, акцияләр була, ә даими клиент төрле туплау системасы һәм лояльлек карталары куллана ала. Әмма еш кына ташлама һәм акцияләр — алар маркетинг хәйләсе генә. Әлбәттә, чыннан да отышлы акцияләр дә була. Әмма акция белән сатылучы товар үз бәясеннән кыйбаткарак басмасын өчен аның бәя үзгәрешен бик игътибар белән һәм җентекләп күзәтү кирәк. Моннан тыш, монда продуктларга өстәмә бәя шактый арттырып куела һәм аның күләме бернәрсә белән дә чикләнми. Бары тик хуҗасының намусы уянса гына. Мондый челтәрләрдә өстәмә бәя уртача 25-30 процент тәшкил итә. Һәм шуны да аңларга кирәк: бу сумма эченә реклама, сәүдә залын модалы һәм үзенә чакырып тора торган итеп җиһазлау һәм бизәү чыгымнары кергән. Шулай итеп, супермаркеттагы матур күренеш өчен сатып алучы үз кесәсеннән түли.

Элиталы супермаркетлар

Кыйммәт. Гомумән, шушы бер сүз белән элиталы супермаркетның бөтен күпсанлы ассортиментын тасвирлап була. Монда куллану вакыты чыккан продуктлар яки кипкән-черегән яшелчәләр юктыр да, әмма шуны аңларга кирәк: матур киштәдә урнаштырылган теләсә нинди товар өчен икеләтә, ә кайвакыт өчләтә бәя түләргә туры киләчәк. Мондый кибетләрдә сез ташламаны сирәк күрерсез. Һәм бар да гап-гади кеше психологиясе белән бәйле: хакы төшерелгән товар күргәч, элиталы кибет сатып алучылары, сыйфатсыз яки вакыты чыккан продукт тәкъдим итәләр дип уйлап, аны читләп үтәчәк. Әлбәттә, мондый супермаркетлардан бөтенләй үк куркырга кирәкми. Анда һәрвакыт тәмле һәм яңа пешкән ризык— аны кибет үзе әзерли, яки гадәти супермаркет киштәләрендә очратып булмый торган товарлар табарга мөмкин. Әмма ачы хакыйкатьне тану зарур: урта статистик сатып алучы анда хәтта атнасына бер тапкыр да йөри алмый.

Гипермаркетлар

Карабодайдан алып, устрицага кадәр бар да булган искиткеч зур кибетләр. Бөтен нәрсәне бер урында сатып алу мөмкинлеге — зур плюс. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый кибетләргә кулланучылар, нигездә, иркенләп акча түгәргә яки нәрсәнедер күпләп сатып алырга кирәк булганда йөри. Ә гади сатып алучы гел алай йөри алмый. Тагын бер минусы — гадәттә, алар шәһәрнең уңайлы районнарында түгел, шәһәрдән чыгып китү юлына якынрак урнаша. Димәк, такси яки бензинга өстәмә чыгым дигән сүз. Роспотребнадзор статистикасына караганда, нәкъ менә зур гипермаркетларда, товар күп булганга күрә, куллану вакыты чыккан продуктка тап булу ихтималы зур. Шуңа күрә товарларның яраклылык вакытын җентекләп тикшерергә кирәк.

Йорт янында «сельпо»

Дөресен генә әйткәндә, хәзер мондый кибетләр сирәгәя бара. Сәбәпләре берничә. Беренчедән, товарларның чикләнгән җыелмасы. Икенчедән, кулланучы яшәрә, димәк, аңа азык-төлек кибетенең заманча күренеше ныграк ошый. Өченчедән, товар бәясенә зур өстәмә өстәлә, һәм товар һәрвакытта да яңа булмый. Шуңа күрә, бүгенге көндә өй янындагы «сельпо» ның максимумы — ипи алыр өчен дә каядыр йөрмәслек көндәлек иң кирәкле продуктлар.

Дискаунтерлар

Кемдер аларны «хәерчеләр кибете» дип атый, ләкин нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Монда, чыннан да, бернинди акция һәм ташламаларсыз да түбән бәяләр. Шулай булсын өчен дискаунтерлар чыгымнарны максималь киметә һәм соңгы бәягә тәэсир итәрдәй һәр нәрсәне — күп реклама, кыйммәтле җиһазлар һәм товарны матур итеп урнаштыру (монда товарлар еш кына паллетларда һәм завод тартмаларында урнаштырыла) кебек хезмәтләрне алып ташлый. Хезмәткәрләр саны да минималь дәрәҗәгә җиткерелә. Кибет төс-кыяфәте бәлки бик матур да булмас, ләкин продукт сатып алганда бу мөһимме соң? Кемдер дискаунтер — хәерчеләр өчен, дияр. Әмма дискаунтер — ул күбрәк рациональ кешеләр, үз вакыт һәм акчаларын кадерли белүчеләр өчен. Дискаунтерларда бәя шул ук супермаркетларга караганда күпкә түбән. Кайбер кибетләрдә шулай ук йорт хуҗалыгы өчен товарлар, сәнәгать һәм сезон товарлары, дача өчен җиһаз һәм башка күп нәрсәләр сатыла. Һәм бу да вакытны экономияләргә ярдәм итә. Дискаунтерларның уңай ягы арасында — җете реклама һәм бәйләнчек хезмәт күрсәтү булмавы. Димәк, маркетингка иң хирыс «корбаннар» да моннан кирәксез һәм артык әйбер алмаячак. Шуңа күрә әгәр сезгә «матур сурәт» кирәкми, ә сыйфатлы һәм арзан продукт кирәк булса, әлеге форматка мөрәҗәгать итү урынлы.

Шулай итеп, азык-төлек кибетләренең иң популяр биш төренә күзәтү ясадык. Сайлау исә кулланучы ихтыярында.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев